- сыек
- с. 1. Агу, агып китү үзлегенә ия булган; сыеклык хәлендәге 2. Куелыгы яки катылыгы җитәрлек булмаган; суы күбрәк булган сыек аш 3. Тыгыз түгел, сирәк (томан, болыт, төтен һ. б. ш. тур.) 4. Тонык; көчле түгел (яктылык, күренешләр тур.). Төснең тоныграк булуын белдерә сыек яшел 5. Сыгыла торган, сыгылмалы сыек чыбык 6. Сирәк үскән яки урнашкан; еш түгел, куе түгел сыек яллы бия 7. күч. Көчсез, хәлсез (мускул, гәүдә кеше һ. б. тур.). күч. Авырлыкларга түзмәүчән 8. күч. Көчсез чыга торган (тавыш тур.). 9. Мул түгел, җитәрлек түгел. Ким, җитлекмәгән, кимчелекле (акыл, сәләт һ. б. тур.) 10. күч. Әһәмиятсез яки кирәксез сүзләре, җөмләләре күп, ә кыйммәте түбән (әсәр, төрле язмалар тур.)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.